Татарстанның көньяк-көнчыгышында клиник медицина институтын ачу күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ” Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов сүзләренә таянып яза.
“Шул рәвешле кадрлар кытлыгын хәл итәчәкбез, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәген үстерүдә катнашачакбыз. Профессорлар һәм галимнәр Әлмәттә яшәп эшләячәк, мин үзем дә атнага кимендә бер тапкыр шунда эшләргә исәп тотам”, – дип аңлатып үткән Фәррахов.



