Казанда VK Fest бәйрәмендә Клава Кока, Дима Масленников, “Вики Шоу”, “Импровизаторы”, Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас автограф-сессияләр уздырып, үзләренең иҗатыняратучылар белән аралашачак.
Фестиваль 7 июньдә “Казан” Гаилә үзәгендә узачак. VK Fest сәхнәсендә FEDUK, Дима Масленников, Клава Кока, Татьяна Куртукова, “Сироткин” төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert чыгыш ясаячак.
Кунакларны, музыка һәм танылган шәхесләр белән аралашудан тыш, лекцияләр, мастер-класслар, күңел ачулар һәм аерым бер татар мохите көтә: VK Fest бәйрәмендә янә үзебезнең артистлар белән татар сәхнәсе пәйда булачак. Фестиваль программасына кертелгән барлык чаралар турында алдан хәбәр итеп куелачак. Билетларны vkfest.ru сайтыннан алырга һәм шунда ук бәйрәм турында тәфсилле мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.



