«Развивай.РФ» платформасының яңартылган тормыш сыйфаты индексыннан күренгәнчә, Казан кешеләр медицина хезмәтләренең сыйфатыннан югары дәрәҗәдә канәгать булган Россия шәһәрләре исемлегенә кергән.
Лидерлар арасында шулай ук Нальчик, Якутск, Петропавловск-Камчатский, Майкоп, Пенза һәм Владивосток бар. Бу шәһәрләрнең күбесендә сәламәтлек саклау системасын цифрлаштыру, шул исәптән электрон медицина карталарын кертү актив үсеш алган.
Пациентларга үзләренең медицина мәгълүматларыннан онлайн танышу мөмкинлеге бирә торган цифрлы сервислар Россия төбәкләрендә көннән-көн ныграк тарала, ди аналитиклар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



