Республикада яшәүчеләр быел гыйнвар аенда кредит алуга үз-үзеңә тыю салуның 36,1 мең очрагын рәсмиләштергән.
Республика әлеге күрсәткеч буенча мондый чикләүне иң күп салган төбәкләр бишлегенә кергән. Бу хакта “ТАСС” Кредит тарихлары бюросы (НКБИ) мәгълүматларына таянып яза. Тулаем алганда, гыйнвар аенда илдә 1,02 млн тыю салынган.
Узган елның декабрендәгегә ( 1,48 млн) караганда, 30,7 процентка кимрәк сан бу. Гыйнвар аенда элегрәк билгеләнгән чикләүләр дә азрак алынган. Күпфункцияле үзәкләр аша – 66,3 мең, Дәүләт хезмәтләре порталы аша – 97,1 мең тыюны алганнар.



