Мошенниклар Истанбулда туристларны төрле ысуллар белән алдарга маташа.
Төркиянең иминлек мәсьәләләре белгече Мостафа Бегюрджю “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, аферистлар бик еш аяк киеме чистартучы булып алдый. Янәсе, ул щеткасын ялгыш кына җиргә “төшереп җибәрә” дә щетканы алып биргән итагатьле туристның ботинкасын “бушлай” чистартырга тәкъдим итә. Ә чистарткач, акча даулый.
Алдауның башка ысуллары да эшкә җигелә. Белгеч сүзләренә караганда. туристларны төрле карта уеннарына җәлеп итәргә тырышалар. Урамда исә, әйтик, флаг, беләзек кебек бүләк белән кызыксындырып, соңыннан аның өчен акча таләп итәләр.
Моннан тыш сәяхәтчеләрне һәр почмакта диярлек ялган гидлар яки ярдәмчеләре сагалый. Аларның “хезмәтләре” дә шактый ук бәягә төшә. Элекке полиция хезмәткәре сөйләп үткәнчә, таксист туристтан “тере” акча белән түләүне сорап, аның ялган яки ертылган акча бирүе турында полициягә хәбәр итәргә мөмкин.
Җәмәгать транспортында исә сәяхәтче транспорт картасына акча керткәндә, аны үзенең буш картасына алыштырырга маташучы мошенниклар көтә. Чит ил туристларын, алдап-йолдап, шикле барга алып керүче аферистлар да очраштыргалый. Соңыннан алар яңа “дусларына” зур гына күләмдә акча түләргә мәҗбүр итә, дип билгеләп үткән белгеч. Ул мошенниклардан саклану өчен, низаг килеп чыга калса, барысын да телефонга видеога яздырырга, ә инде полициягә баргач, чынында нәрсә булганлыгын аңлатырга киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



