Галиәсгар Камалга багышланган җыентык чыгып җитте, ниһаять

Галиәсгар Камалга багышланган җыентык чыгып җитте, ниһаять

Галиәсгар Камалга багышланган җыентык чыгып җитте, ниһаять

«Шәхесләребез» сериясе чираттагы басмасын – Галиәсгар Камалга багышланган фәнни-популяр җыентыкны тәкъдим итте. Китапның презентациясе, әлбәттә, Камал театрында булды. Кичәдә хәбәрчебез дә бар иде.

Галиәсгар Камал исеме «Шәхесләребез» сериясендә чыгачак шәхесләрнең беренче унлыгына керсә дә, бөек драматургка багышланган фәнни-популяр җыентыкка дөньяга чыгу өчен 30 елдан артык вакыт кирәк булган. Ниһаять ул 1500 тираж белән чыкты һәм аны китап презентациясенә килүчеләрнең һәрберсенә бүләк иттеләр.

Кичәгә килүче тамашачы китаплы булу белән бергә Камал театрының яшь артистлары башкаруында Галиәсгар Камал публицистикасын тыңлый алдылар, «Беренче театр»дан өзек карадылар, җырлар да яңгырады. Кичәне Луара Шакирҗанова алып барды.

Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина: «Җәмгыятьтә алгарышны хасил иткән, яңа караш билгеләнән зур эшләр алар аерым бер кешенең идеясе, күзаллавын башкаларга җиткерә алуы белән мәйданга чыга. «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясен без әле зурлыгын аңлап та бетерә алмаган бер проект буларак күзаллыйм. Аның идея башлангачын хасил иткән кешеләр арасында без иң беренче итеп тарих фәннәре докторы, профессор, академик Миркасыйм ага Госмановны телгә алабыз. Алар тиңдәшсез җырчыбыз Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Дамир Сираҗиев, Разил Вәлиев кебек милләтебезнең асыл затлары белән бергә шушы серияне нигезләргә дигән карарга киләләр. Бу максат бер җөмлә белән аңлатыла: татар милләте шәхесләргә бай милләт, әлегә шәхесләрне күрсәтү өчен басма сүз кирәк.

1989 елдан алып, 40 елга якын, «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясе нәшер ителеп килә – ел саен 4-5 китап мәйданга чыга. Бүгенге көндә аларның саны 200гә җитеп килә, димәк шул вакыт эчендә бу фонд 200ләп шәхесебезне милләтебезгә күрсәткән, алар хакында тулы мәгълүмат биргән. Әлеге сериядә татар халкы өчен моңарчы билгесезлек пәрдәсендә калган күп кенә шәхесләр турында китаплар чыга: Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Габдерәшит Ибраһимов һ.б. – вакытта әле алар турында мәгълүмат кайтмаган була. Фонд фән, сәнгать өлкәсендәге татар шәхесләре белән бергә Карл Фукс, Бутлеров, Зинин, Исмаил Гаспралы турында да китаплар чыгарды. «Шәхесләр» сериясе төрле чорларны кичерде, Миркасыйм ага Госманов бакыйлыкка күчкәч, аның эшен Җәүдәт Миңнуллин дәвам итте, аннан соң бу эшне Разил Вәлиев алып китте. Беренче көннән алып бу серия белән эшләгән Фоат Рафиков янәшәбездә.

Әле серия гамәлгә куелган вакытта шәхесләребезнең исемлеге төзелеп анда 300ләп фамилия иде, аннары ул кыскартылып 150гә калдырылды, исемлектә Галиәсгар Камал беренче унлыкта иде. Ни өчен? Чөнки Галиәсгар Камал татар мәдәниятенең авангард сафында тора. Әмма моңарчы «Шәхесләребез» сериясендә аның турында китап әзерләнмәгән иде. Күрәсең, аны төзүче кешенең әзер булмавына бәйле булгандыр.

Ниһаять, андый кеше табылды – филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов. Ул сокланырлык басма итеп әзерләп чыкты. Китапның матди ягын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәэмин итте. Без китапны зур тираж белән бастырып, Камал театрының юбилей елында барлык кызыксынган кешеләргә бүләк итә алабыз».

Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Театр – татар халкының аерылгысыз юлдашы, 120 ел дәвамында ул татар халкының яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, бөтен барлыгын сәхнәдән күрсәтеп килә. Безнең борынгыдан килә торган җыен, сабан туе, аулак өйләр, йола уеннары — барысы да театрлаштырылган. Халкыбыз аны театрны шулай үзенең аерылгысыз юлдашы иткән. Шул эшләрнең башында торган шәхесләребез арасында Галиәсгар ага Камал исеме бар. «Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Банкрот», Безнең шәһәрнең серләре», «Хафизәләм иркәм» – боларны белмәгән кеше сирәктер.

Игътибар иткәнсездер – Камал әсәрләре бүген дә заманча яңгырый. Без «Классикларыбызның кыйммәте нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзлибез, аларның кыйммәте – әсәр 100-120 елдан соң да сәхнәгә куела һәм тамашачы аннан бүгенге сорауларына җавап таба икән, драматургның һәм әсәрләренең классик булуы шунда. Галиәсгар Камал әсәрләренең заманча яңгырашы — драматургның үз чорындагы социаль-иҗтимагый сорауларга мөрәҗәгать итүе. Ул үз чорындагы вакыйгаларга нигезләнеп яза, күп әсәрләре геройларының прототиплары бар -истәлекләрендә шуның өчен кыйналуы турында да язылган. «Беренче театр»дагы Хәмзә бай, «Банкрот»тагы Сираҗетдин һәм башкалар – аларның яшәү рәвеше, яшәеш фәлсәфәсе бүгенге байларыбызның кылган гамәлләренә туры килмиме? Ә теле?! Беренче әсәрендә үк: «Мин урам телендә язам, ул минем халкым теле, Казан төбәге теле», ди.

Камаллар башлап җибәргән телебезне Тукайлар күтәреп алып, бүгенге телебезне хасил иттеләр. Галиәсгар Камалның драматургиядә күп башлангычка нигез салганын күрәбез. Аллага шөкер, Камал театры аның әсәрләренә мөрәҗәгать итеп тора, соңгы куелганы – «Банкрот» иде. Аның яңача укылышы әсәрнең бүген дә заманча яңгырашын күрсәтә. Камал театрына исемен биргән Галиәсгар аганың мирасы — үлемсез драматургиясе безнең белән киләчәккә атлый».

Кичәдә Галиәсгар Камалның нәсел дәвамчыларының берсе Искәндәр Камал да чыгыш ясады. Ул бөек драматургка бәйле материалларның саклануы һәм әле дә төрле чыганакларның табылып торуы турында бәян итте.

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
Томск Олимпийские игры 2028 Дилара Зинатуллина Ларс Клингбайль Костомукша падение из окна Гутерриш Кристоф Хансен Copa-Cogeca Эд Милибэнд Бецалель Смотрич Соединенное Королевство МОМУТ Ратко Младич Гаага Милая китайский рынок Элисса Слоткин ВС США в Казахстане МВД Казахстана Анна Нестерова Уральский федеральный университет агрызский район рт Первый канал Лео Бокерия онкологи здравоохранение РТ украинская спецслужба Эшвилл Евгений Попов Андрей Медведев Virgin Atlantic Йоханнесбург Boeing 787 Dreamliner Тим Карри утраты Dollywood’s DreamMore Resort Долли Партон Теннесси капсула времени Следственное управление Нижний Тагил Сулинский канал украинские порты театр кариева предсказания повседневная активность спортмастер PRO Саветников NEAT калории клопы карьерные проблемы регбийный судья СШОР №103 Московская академия регби Моджтаба Хаменеи конкурс аиф-казань медресе Мухаммадия

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top