Мин Кукмара районы Туембаш авылы якларына эшмәкәр — Фәнзил Галиевның җиләк басуына барып кайттым һәм аның белән сөйләшеп тә алдым.
Фәнзил Галиев өчен җиләк үстертү — күңел тарткан эш. 2019 елда бу басуларга аяк басканнан бирле, ул агрономия, технологияләр һәм базар таләпләре арасында баланс тотарга өйрәнгән.
Эшне күңел тартканга башласалар да, базарны да тикшермичә калмаганнар. Бүген аларның хуҗалыгы җиләк белән генә чикләнми, башка җиләк-җимешләр дә бар.
Тәҗрибәле җиләк үстерүче аңлатканча, җиләк үстерү өчен комлы туфрак уңайлы, ә pH күрсәткече – 6 тирәсендә булырга тиеш. Аерым игътибар җирнең дымлылыгына бирелә – ул 75–85 процент дәрәҗәсендә тотыла. Иң мөһиме – pH күрсәткечен көйләү.
Сортларга килгәндә, эшмәкәр «Мурана» һәм «Мармелад» сортларына өстенлек бирә. «Мармелад» исеме кайдан чыккан микән, дип кызыксынган идём, «Аны уйлап табучыдан сорарга кирәк», – дип елмайды Фәнзил абый. Әле эксперимент өчен «Флорида Бьюти» сортын алып кайткан ул.
Бөҗәкләрдән саклау эше яздан ук башлана икән. Профилактика өчен махсус препаратлар кулланалар, ләкин аларны җиләк уянып килгән чакта гына сибәләр.
Җиләкнең тәме кояштан тора, ди Фәнзил абый. Кояшлы көннәр күп булса — баллы була, яңгыр күп яуса — чери башлый. Быел яуган яңгырлар уңышка зыян китергән, шуңа карамастан, җиләк шактый үскән.
Сатуның иң популяр формасы – «самасбор» (үзең җыю) булып тора. Фәнзил абый аңлатканча, бу ысулның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Уңае – кеше үзе килеп җиләкне җыя ала. Тискәресе – үсентесе белән бергә йолкып алучылар, эресен генә җыеп чыгучылар булу. Әмма күпчелек намуслы җыя, – ди эшмәкәр.
«Алган кешегә – кыйбат, саткан кешегә – арзан»
Бу басулардан җиләкне Казанга, Чаллыга, Әлмәткә, Түбән Камага да озаталар. Бәясе базар тарафыннан билгеләнә: кышын кыйбат, ә июль-августта иң арзан. Фәнзил абый әйтмешли: «Алган кешегә – кыйбат, саткан кешегә – арзан». Конкуренциягә килсәк, ул бар: Марий Эл якларыннан да алып кайтып сатучылар бар, Азәрбайҗаннан да арзанрак җиләк керә.
Быелгы сезонның иң авыр сынавы яңгыр булган. Һава торышы бик күпне хәл итә икән. Яз көне, утырткач, яңгыр кирәк, ә уңыш вакытында артык явым-төшем – начар. Шуңа да карамастан, киләчәккә планнар зур: хәзерге вакытта 8 гектарда җиләк үсә, ә киләчәктә 5 гектарга кура җиләге утыртырга җыеналар. Кайнатма кебек әйберләрне җитештерүгә дә алынырга җыенмыйсызмы дигәч, Фәнзил абый: «Ул үзе бер аерым юнәлеш, аның өчен аерым бер цехлар булдырырга кирәк, әлегә андый планнар юк», — диде.
Техника алу ягыннан дәүләт программалары ярдәм иткән. Хәзер исә үз көчләре белән дәвам итәләр. Керем мәсьәләсе ел саен төрлечә – уңышка карап.
Бу эшне башлап җибәрүчеләргә Фәнзил Галиев: «Кулга – аләм», – дип кенә әйтте.
«Тәме горурланырлык»
Басуда эшләүче Фәнзилә апа Нәбиева сөйләвенчә, басуда эш туктап тормый. Иртәнге 7дән алып 4кә кадәр эшлиләр. Төшке ашны басуга китереп бирәләр. Эшкә дә, эштән дә машина белән йөртәләр. Көндезге эш – чүп утау, мыек кисү, җиләк җыю. Эшчеләргә печән, ашлык бирү дә каралган. Туембаш авылыннан барысы алты кеше монда хезмәт куя.
«Яңгырлы елда уңыш күп тә булмады, әмма тәме белән горурланырлык», – ди җиләк үстерүче абый.
Фәнзил Галиев өчен җиләкчелек – ул табигать белән исәпләшеп, технологияне оста кулланып, тәҗрибә туплап бару юлы. Фәнзил абый басуда «хуҗа» булып кына йөрми, үзе дә, басуда хезмәт куючылар белән бергә эшләргә тырыша. «Самасбор»га килүчеләрне дә үзе каршы алып, тиешле җиргә озатып торды. Аннан кала, җиләкне үлчәп җибәреп торды. Мондый җитәкче булганда, эшчеләргә дә эшләү үзе бер рәхәт.



