Узган айда Казанда кулланылыштагы торак бәясе 0,1 процентка кимеп, 1 квадрат метры бәясе 201 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта “РБК Недвижимость” SRG консалтинг компаниясе мәгълүматларына таянып яза. Җәйнең беренче аенда “вторичка” берникадәр арзанайган 20 зур шәһәр арасында бәянең иң азга кимүе бу.
SRG исәп-хисаплары буенча, июньдә 50 зур шәһәрнең 20сендә (май аенда – 12сендә) икенчел базардагы торак хакы төшкән. Шул рәвешле зур шәһәрләрнең 40 процентында кулланылыштагы торакның арзанаюы күзәтелә инде. Торак бәясе 0,1дән 1,6 процентка кадәр төшкән.
Сочи шәһәрендә икенчел торак кайдагыга караганда да күпкә (берьюлы 1,6 процентка) арзанаеп, бер “квадраты” 296 мең сумга калган. Шулай ук Новокузнецк, Рязань (1,3әр%), Кемерово (1,1%) һәм Брянск (1%) торак бәясе кимү буенча лидерлар исәбенә кергән. Казан исә бу исемлектә, нибары 0,1 процентка кимү белән, соңгы урынга эләккән. Барыннан да элек бездә күчемсез милек базарының гомуми тотрыклылыгы турында сөйли бу.
Белгечләр торак базарындагы үзгәрешләрне ипотека буенча ставкаларның югары булуы, шул сәбәпле сатучылар арасында ихтыяҗның чикләнүе белән бәйләп аңлата. Моннан тыш җәйге айларда күчемсез милек базарында гадәттә тынычрак була. Күпләр алыш-бирешләрне көзгә калдыра.
Шул ук вакытта июнь аенда тикшерелгән шәһәрләрнең яртысыннан күбрәгендә – 50 шәһәрнең 30ында икенчел торак базарында 0,1 проценттан 2,3 процентка кадәр үсеш күзәтелгән. Әйтик, Барнаулда кулланылыштагы торак хакы 2,3 процентка үскән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



