Республика балалар клиник хастаханәсендә бик сирәк һәм куркыныч зәгыйфьлек – тумыштан диафрагма бүсере булган яңа туган балага операция ясаганнар. Бу хакта ДРКБның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Сабыйны тууга беренче тәүлектә үк бик авыр хәлдә реанимациягә күчерәләр. Ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар.
«Тумыштан диафрагма бүсере булганда, әгъзалар күкрәк читлегенә менеп, үпкәләрне сытып, аларның үсешен боза. Бу, бала тууга беренче сәгатьләрдә үк, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасы җиткелекле эшләмәүгә китерә. Заманча медицина казанышларына карамастан, мондый патологияләрнең 40-50 процент очрагы үлем белән тәмамлана», – диләр ДРКБда.
Хирурглар корсак куышлыгы органнарын күчереп, анатомик яктан дөрес хәлгә китереп, диафрагма җитешсезлеген төзәтеп, баланың гомерен коткарып калган.
Табибларның вакытында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүе нәтиҗәсендә, баланы терелтүгә һәм тернәкләндерүгә ирешкәннәр.



