Туроператорлар, Air Anka авиакомпаниясенең Анталья белән Россия шәһәрләре арасындагы рейслары юкка чыгарылу сәбәпле, якындагы көннәрдә Антальяга турлардан баш тартырга тәкъдим иткән. Бу хакта «Российская газета» Россия Туроператорлар берлеге (РСТ) мәгълүматларына таянып яза.
«Россиядән әле чыгып китмәүчеләргә сәфәр көнен күчерергә яки турдан баш тартырга тәкъдим итәбез», – диелгән туроператорлар хәбәрендә.
Хәзерге вакытта Россиядән меңнәрчә турист Төркия курортларында өйләренә кире кайта алмыйча ята. Алар Екатеринбург, Казан, Самара, Сочи, Минеральные Воды кебек шәһәрләргә оча алмый. Туроператорлар рейсларны алыштыру юлларын эзли һәм үз хисабына туристларның кунакханәдә яшәү вакытын озайта.
Исегезгә төшерәбез: Росавиация чәршәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Air Anka үзенең мөмкинлекләрен октябрь ахырына кадәр Anex туроператорына саткан, ә аның Россиягә очышларга рөхсәте юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.



