Ярдәмгә ул 112 номерлы ашыгыч хезмәтләрне чакырткан, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Төнлә Татарстанның эзләү-коткару хезмәте коткаручылары Саба районының Лесхоз бистәсе районында ир-атны эзләгәннәр. 44 яшьлек кеше караңгыда адашкан һәм үзенең кайда булуын аңлый алмаган. Ярдәмгә ул 112 номерлы ашыгыч хезмәтләрне чакырткан, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар урынга барып, эзләү барышында ир-атның Лесхоз бистәсе белән Яңа Кукмара арасындагы автомобиль юлы буйлап баруын ачыклаганнар. Аны поселоктан алты чакрым ераклыкта тапканнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Чыганак: «Реальное время»



