Аның күзләре тумыштан күрми. Шулай да, ул үҗәтлеге белән скрипкада уйнарга өйрәнә, музыка мәктәбен, аннары Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятен тәмамлый, соңыннан Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Бүген ул – студент та һәм укытучы да. Талантлы татар егете Җәмил Хәмитов белән таныштырабыз.
Җәмил Хәмитов белән «Тәртип» радиосы оештырган «Кабатланмас моңнар» концертында таныштым. Ул Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбе каршындагы «Сандугач» инструменталь ансамбле белән бергә чыгыш ясады. Күрмәүче музыкантның сәхнәдә үзен ышанычлы тотуы, скрипкада чиста һәм тирән хис белән уйнавы шунда ук игътибарны җәлеп итте.
Сәхнәдән төшкәч, аның белән аралашып алдык. Җәмил үзе бик ачык, тыныч һәм уйлап сөйләшә торган әңгәмәдәш булып чыкты.
Миңа калса, тамашачыны күрмәгәч, сәхнәдә чыгыш ясау җиңелрәк. Син үзең өчен кирәкле мәгълүматны гына кабул итәсең, калганын читкә этәрәсең. Тамашачы бар, әлбәттә, ләкин бу сине артык дулкынландырмый. Мин алар өчен уйныйм. Элек борчылу бар иде, хәзер инде ул юк, – дип сөйләде ул чыгыш ясаганда кичергән хисләре турында.
«Скрипкада уйнарга өйрәнү авыр булды»
Музыкага мәхәббәт аның күңелендә бик иртә уяна.
Бала чакта ук җырларга яратканмын. Хәзер дә җырлыйм, ләкин профессиональ дәрәҗәдә түгел, күбрәк үзем өчен. 7 яшьләрдә музыка мине ныклап үзенә тартты, һәм мин музыка мәктәбенә укырга кердем, – ди Җәмил.
Башлангыч юл җиңелләрдән булмый. Бу хакта аның әбисе Бибинур Сибгатуллина искә алды:
Фортепианода уйнарга өйрәнергә теләдек. Ләкин фортепиано сыйныфына алмадылар. Соңыннан Эльвира Ганиева скрипка сыйныфына кабул итте. Җәмилгә скрипкада уйнарга өйрәнү авыр булды: смычок та төшеп китә, аяклар да арый… Мәктәптән кайтканда елый идек. Кич белән: «Иртәгә бармыйбызмы?» – дип сорый идём. Әмма икенче көнне барыбер китә идек. Без аны мәҗбүр итмәдек – барысы да аның теләге белән булды, – ди ул.
Җәмил Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбендә беренче күрмәүче укучы була.
Без мөмкинлекләре чикле балаларны музыка мәктәпләренә кабул итсеннәр өчен төрле район-шәһәрләргә йөрибез. Андый балаларны кабул итсеннәр, алар белән эшләргә курыкмасыннар, дип тырышабыз. Күрәсезме ничек килеп чыкты?! 21 яшендә чын укытучы һәм музыкант. Безнең мәктәптә беренче шундый укучы Җәмил булды. Хәзер инде мәктәбебезгә төрле балаларны кабул итәләр, – дип сөйләде әбисе.
Җәмилнең бертуган абыйсы, дөресрәге игезәге дә бар. Бүгенге көндә ул армиядә хезмәт итә. Ә әнисе эшли, шуңа да Җәмилнең янәшәсендә күбрәк әбисенә булырга туры килә. Оныгын әбисе урта мәктәпкә дә, музыка мәктәбенә дә, аннары Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенә дә озата бара һәм хәзер инде Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә дә йөртә.
«Укытуда иң авыры – үз стилеңне табу»
Җәмил – беренче курс студенты. Киләчәктә ул белгечлеге буенча педагог булачак. Аның инде хәзер үк укучылары бар. Җәмил Хәмитов үзе тәмамлаган музыка мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәтә.
Хәзер мин музыканы күбрәк эш итеп кабул итәм. Бөтен вакытымны аңа гына багышламыйм, чөнки башка кызыксынуларым да күп. Музыка мәктәбендә бер күрмәүче һәм бер начар күрүче баланы укытам. Миңа күрмәүче бала белән эшләү җиңелрәк, чөнки без «бер телдә» аралашабыз. Мин аны Брайль системасы аша тикшерәм. Начар күрүче бала белән дә кыенлыклар юк, аңа да җайлаштым. Күрүче укытучылар мине ничек тикшерсә, мин дә шулай тикшерәм. Гадәттә мин укытучыга нәрсә язганымны аңлатам, уйнап күрсәтәм, – дип сөйләде ул.
Җәмил Хәмитов үзен, беренче чиратта, музыкант түгел, ә укытучы итеп күрә.
Укытуда иң авыры – үз стилеңне табу. Беренче ел гына укытсам да, Аллаһка шөкер, мин үз стилемне таптым дип уйлыйм. Киләчәктә дә укытырга телим, бу хезмәтне яратам, – ди ул.
Җәмил Хәмитов тарихы – тырышлык, сабырлык һәм төрле авырлыкларны җиңеп, үз юлыңны табу үрнәге. Җәмилгә киләчәктә дә уңышлар телик.



