Сары помидор кызылына караганда да файдалырак икән! Ул ачы түгел, шуңа күрә аны ашказаны авырулы һәм аллергияле кешеләр дә рәхәтләнеп ашый ала. Сары помидорда А витамины, кан йөрешен яхшырта торган фолий кислотасы да күп. Ул яман шешкә каршы көрәшә торган ретинолга бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы зур. Сары помидор составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



