Россия халык артисты Аскольд Запашный Ростов-Дон шәһәре циркында юлбарысның тамашачылар залына сикереп чыгуына бәйле хәлне аңлатып үткән. Аерым алганда, ул «АиФ» хәбәрчесенең: «Ерткыч кешеләргә һөҗүм итә алырга мөмкин идеме?» – дигән соравына җавап биргән.
Исегезгә төшерәбез: циркта дрессировщик хатын-кыз ерткычлар белән трюк ясамакчы булган. Әмма манежда махсус корылган сетка кинәт аска төшә башлаган һәм юлбарыс тамашачылар залына сикереп чыккан. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән. Халыкны тиз генә залдан чыгарганнар.
«Әлбәттә, юлбарыс кешеләргә ташланырга мөмкин иде. Моны аңлау өчен белгеч булырга кирәкми. Эт тә, нык курыкса, һөҗүм итә. Шөкер, берәүгә дә зыян килмәгән. Мондый хәлдә ерткычлар үзләре дә куркып кала. Сетканың авуына килгәндә, дөресен әйткәндә, мондый хәлнең булганын хәтерләмим. Дөрес урнаштырылмаган булса кирәк», – дигән Запашный.
Ул шулай ук, әле ярый, кешеләр арасында паника башланмаган, юлбарыска «котырырга» шул җитә калган булыр иде, дип өстәгән.
Моңа кадәр Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгәнчә, Ростов-Дон циркындагы тамаша вакытында килеп чыккан гадәттән тыш хәл очрагы буенча тикшерү оештырылган.



