Интернетта IT-компанияләр генә түгел, бәлки «ак исемлек»ләргә эләккән зур сервислар (аларга билгеле бер өстенлекләр каралган) да VPN куллануны чикли башлаган. Бу хакта «Известия» яза.
Россия Сәяси консультантлар ассоциациясе әгъзасы Вадим Попов әйтүенчә, бизнесның салым ташламаларыннан мәхрүм каласы һәм «ак исемлек»ләрдән төшәсе килми чөнки.
Белгеч сүзләренә караганда, хәзер бу сервислар VPNнан файдаланучыларга «ачык чырай» күрсәтми. Сайтлар, гомумән, ачылмаска, яки бик әкрен эшләргә, авторизациягә, түләүгә яки заказ рәсмиләштерүгә юлны ябарга мөмкин.
Моңа кадәр Россиядә VPN кабызылган смартфоннарда берьюлы берничә популяр сервисның эшләүдән туктавы турында мәгълүм булды. Шул сәбәпле маркетплейслар, онлайн-кинотеатр, кибетләр һәм аптекаларның мобиль кушымталары, азык-төлек китерү сервислары, навигаторлар, түләү сервислары эшендә өзеклекләр барлыкка килде. Элемтә операторлары 14 апрельдә мобиль кушымталарының начар эшләячәге турында кисәтте, кайбер мәйданчыкларда керү чикләнде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



