Чистай районының Нарат Елга авылында “Шомырт” чишмәсе ачылды

Чистай районының Нарат Елга авылында “Шомырт” чишмәсе ачылды

Бар авылны берләштереп торачак урын! Нарат Елга авылы халкы әнә шулай дип сөенешә. Биредә чишмә генә ачылмады, аның янындагы мәйдан да яңартылып, ял итү урынына әйләнде. Авылдашлар киләчәктә бар бәйрәмнәрен әле чишмә янында уздырырга җыеналар.

“Шомырт” чишмәсен ачу эшләрен шушы авылда яшәүче Дамир Галиев башлап җибәрә. Күңелендә күп еллар саклап йөрткән хыялы була аның. Әтисе сөйләгәннәрне кат-кат барлаганнан соң, ул чишмә юлын эзләп табарга ният кыла.

– Үземнең бу чишмә суны эчеп тә караганым юк иде. Моннан 15 ел элек авылда бер чишмә ачылды. Шул вакытта безнең бит әле тагын авыл янында онытылган бер чишмә булырга тиеш дип уйлап куйган идём. Эш белән онытылды ул. Пенсиягә чыккач инде, иркенләп чишмә турында уйлана башладым. Иң элек бу хыялымны авыл җирлеге башлыгы Алфред Хәмитовка җиткердем. Ул мине хуплап алды, – дип сөйли Дамир Галиев. – Абыем Габбас белән дә киңәштем. Ул да миңа ярдәм итәчәген әйтте. Баштарак бу урында агачлар утыртып, түгәрәкләп ял урыны ясыйк дигән идек. Агачларын утырткач, чишмәне дә ачарга иде, дим. Абыемның улы Илдар да ярдәмгә кушылды. Абый, нинди ярдәм кирәк, дип техникалар бирде. Узган ел чишмәгә юл да ясадык, җиде җирдән казытып юлын да таптык. Быел самовар куйдык, төшеп йөрергә баскычлар ясадык. Ә инде аның янында намаз уку урыны, бәйрәмнәр уздырыр өчен өстәлләр кордык, ризык әзерләр өчен бөтен кирәк-яракны булдырдык. Мичкә кадәр ясап куйдык. Бу бөтен авыл халкы өчен дип эшләнелде. Рәхәтләнеп ял итсеннәр, суын да эчсеннәр. Шомырт исеменең каян килеп чыкканын әйтә алмыйм. Әти әйтеп калдырды аны. Чишмәнең суы салкын, аны күрше авыл муллары килеп ала торган булган. Хәзерге вакытта суның составын да тикшерттек. Сәламәтлеккә дә бик яхшы ул.

Чишмә ачыла дигәч, авыл халык үзенең бердәмлеген тагын беркат раслаган. Бу урында ике мәртәбә өмә уздырганнар. Изге эшкә өлеше кергән кешеләрнең исемнәрен язып та бетереп булмый. Чишмә ачылышына килгән һәр кеше мәҗлес табынына үзеннән өлешен кертте. Киләчәктә чишмәне карап торырга дип шунда ук акча да җыйдылар.

Бәйрәм авылның имамы Равил хәзрәт укыган Корьән сүрәләре белән башланып китте. Нәкъ менә шушы бәйрәмгә дип Дамир абый корбан да чалдырган булган. Бөтен авыл кешесен бергә җыеп, әнә шулай саваплы эш башкарды аның гаиләсе.

– Бердәм булсак, авыл яши. Аның киләчәге дә бар, – ди җирлек башлыгы Алфред Хәмитов. – Үткән ел Дамир белән бергәләп мәчеттән чыгып киләбез. Ул шунда миңа чишмә ачу теләген әйтте. Уртак фикергә килеп тотынган эш, тиз башкарылды. Бүгенге бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашларбыз да кайтты. Шөкер, якташлар белән элемтәбез өзелми. Авылдашлар белән дә уртак тел табып эшлибез. Чишмәне ачарга ярдәм иткән, төзекләндерү һәм чистарту эшендә өлешләре кергән һәркемгә чиксез рәхмәтлебез.

Авыл халкы исә, бу урынны буш тотмабыз, дип сөендерә.

– Киләчәктә авыл көнен дә, төрле очрашуларны, бәйрәмнәрне монда үткәрергә исәбебез. Изге урынга әйләнсен иде дип телибез. Чишмә ачу – саваплы гамәл. Аның һәр тамчысы изге теләк теләп торыр.Эчкән саен кешеләр рәхмәтен укыр. Туган якның суы да кадерле аның, – ди Чаллыдан кайткан якташлары.

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
Река Замбези обогащение урана октябрьские концерты Новоивановское Live Арена Вторая Бундеслига Дрезденское Динамо Айнтрахт Брауншвейг мировая война Красная машина Федерация хоккея России Роман Ротенберг Архангельск дтп с велосипедистом кража денег Международные федерации FIS фк цска Ольга Хлытина НГПУ эпидемиологический мониторинг Алексей Худобородов иксодовые клещи социальные пенсии гольф улитки перинатальные центры снижение смертности Наро-Фоминск Минздрав МО Алексей Жердев Арсений Попов баскетбол 3×3 дом мечты наличные средства Татьяна Липницкая Бьянка Теракты 11 сентября выборы депутатов госдумы выборы в госдуму Claude биологическое оружие Любовь Дроздова День трезвости Русская православная Отчизна Савва Амальфитанское побережье Брукс Нейдер Файсал Нияз Тирмизи Климент Колесников премьеры сборная Гаити Жозуэ Казимир Осер правила дорожного движения Виктор Стеньшин Верховный суд Чувашии Канашский округ Александр Гильгенберг

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top