Татарстанда “Электораль волонтёр мәктәбе” мәгариф программасы башланып киткән. Быел ул республика әһәмиятендәге 14 шәһәрне колачлый. Сайлауда катнашуны максималь дәрәҗәдә уңайлы итүгә юнәлдерелгән проект тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларга ярдәм итү өчен волонтёрлар әзерләүне күздә тота.
Волонтёрлар 4 юнәлеш буенча эшләячәк: 14 шәһәрдә сайлау участокларында сайлаучыларга ярдәм итәчәк, вузларда мәгълүмат стендлары янында эшләячәк, мәгълүмат-белешмә үзәге эшендә катнашачак һәм беренче ярдәм күрсәтүгә өйрәтеләчәк. Аларны өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итүгә әзерләү программада аерым игътибар үзәгенә алынган. Ихтыярилар, тавыш бирү процедурасына турыдан-туры кагылмыйча гына, сайлаучыларны тиешле урыннарга озатып йөриячәк. Моның өчен “Волонтеры на участке” сервисы булдырылган. Аннан, аерым алганда, өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм кечкенә балалары белән килгән ата-аналар файдалана алачак.
Сервистан файдалану өчен Дәүләт хезмәтләре порталында “Выборы” бүлегенә керергә яки төп биттә сервисны табарга; сайлау участогында волонтёр ярдәме хезмәтен сайларга; тиешле сайлау участогын, килү датасы һәм вакытын күрсәтергә; заявканы тавыш бирүгә кимендә 3 календарь көне кала юлларга кирәк.
Проектта сайлау хокукына ия булган, яше 18дән өстәрәк егет-кызлар катнаша ала. Заявканы добро.рф сайтында тапшырырга мөмкин.



