Данил Салиховның авыл тормышы: «Мин бераз гына «йокыда» дип уйлыйм үземне...»

Данил Салиховның авыл тормышы: «Мин бераз гына «йокыда» дип уйлыйм үземне...»

Данил Салиховның авыл тормышы: «Мин бераз гына «йокыда» дип уйлыйм үземне...»

Гомер көзләренә кереп барганда, авыл җирлегендә тыныч тормышка кайтырбыз әле дигән хыялы тормышка ашкан кешене, һичшиксез, бәхетле дип әйтеп буладыр. Язучы Данил Салихов шундыйлардан.

Гомер уртасына җиткәч, ул тормыш иптәше Рәмзия апа белән авылда йорт салып яшәргә дип ниятли. Егет сүзе бер булыр дигәндәй, Данил абый Биектау районының Кече Битаман авылында өч катлы мәһабәт йорт төзетеп куя. Бүген йорт каршындагы җәелеп киткән басу-яланнарга, йорт артындагы урманнарга хозурланып яшәп яткан көннәре. Иртән торып, кәһвәсе белән табигатькә чыга, безелдәшеп очып йөргән яраткан бал кортларын сәламли, мунча кереп, тәненә сихәт ала, янәшәсендә – тормыш юлдашы, ял, бәйрәмнәрдә кунакка кайткан балалары, оныклары белән гөр килә. Бәхет өчен тагын ни кирәк инде?! Данил Салиховка кунакка кайтып, бәхет төшенчәсе, умартачылык шөгыле, тәрбия турында да, башкасы хакында да сөйләштек. Тату гаилә серләре турында сөйләшүләргә Рәмзия апа да кушылды.

Узып кына барышлый...

Рәмзия апаң белән гөмбә җыя, балык тота торган шундый берәр матур җирдә картлык көнебезгә йорт салу хыялы бар иде. Бергә укыган драматург Гафур Каюмов белән җир эзли башладык та, йөри торгач, Рафис Корбанга кунакка кайтып, узып барышлый шушы җирне күреп, «менә шунда йорт салыр идём мин» дидем. Авыл советы рәисеннән рөхсәт алып, шушында беренче казыкны кактык. 2007 ел иде ул. Ул вакытта әле Әлмәттә эшләгән чагым, аннары 2008 елда 50 яшемдә Әлмәттән кайттым.

Сезгә насыйп җир булган инде, сезгә кадәр ничек башкалар кул сузмаган?!

Монда дүрт багана ут сузарга, газы, суын кертергә, юлын ясарга кирәк иде бит. «Кызыгып йөргән идек, башкарып чыгарга курыктык бу әйберләрне», – дип, соңыннан әйтүчеләр булды. Аллаһы Тәгалә җаен биреп торды безгә. Гыйнвар суыгында дүрт багананы да утырттылар, утны да керттеләр. Рәхмәт аларга. Кукмарадан кайткан бура иде, бер ягына тагын янкорма өстәдек. Йорт төзелеп ятканда, Туфан Миңнуллин да шушы җиргә бик сокланды. «Әйдә, миңа да мунча кадәр генә йорт салыйк әле монда», – диде. Аңа да матур гына йорт төзеп куйдык, – дип сөйләде йорт хуҗасы.

Данил Салихов ихатасында Туфан Миңнуллин өе дә бардыр дип кемнәр уйлаган?! Бу хакта «Интертат»та аерым язма чыккан иде.

Данил Салихов сүзләреннән чыгып, «Данил йорты – кунак йорты» дисәң дә, ялгыш булмас. Венгрларга кадәр булган хәтта – Гәрәй Рәхим делегация алып килгән булган. Быел Сабан туенда эстрада артистларын да сыендырган бу йорт: якташларын – Актаныштан чыккан артистларны кунак иткән Данил абый – табыны да, мунча хөрмәте дә күрсәтелгән...

Бик күңелле булды. Гомер бик кыска бит. Минем «Узып барышлый» дигән әсәрем бар. Төп рольдәге образның шундый сүзләре бар: «Узып кына барышыбыз...» Дөньядан без узып кына барабыз, кем ничек уза. Кемдер бик матур истәлекләр, үзеннән соң да сөйләргә матур могҗизалар эшләп калдыра. Ә кемнәрдер кыска гына гомер юлыннан тиз генә узып китә. Шуңа бер-берең белән очрашып яшәүдән дә рәхәт әйбер юктыр. Кешенең бәхете бик аздан гына тора, без аны аңламыйбыз.

«Сәер кеше» дигән пьеса бар. Әлмәт, Туймазы театрында куелган иде ул. Әфганстанда шартлауга эләгеп, ике күзен югалтып кайткан сукыр атасыннан буй җиткән кызы: «Әти, син дөньядагы иң бәхетле минутыңны хәтерлисеңме?» – дип сорый. «Хәтерлим, дәү әниеңә сукыр лампа яктысында энә саплап биргән идем», – ди. Энә күзлегеннән яктылык күрергә тилмерә кайберәүләр, ә без затлы ризыклар ашыйбыз, яхшы машиналарда йөрибез. Ә юк, безгә һаман нәрсәдер җитми, ниндидер тавышлар, фетнәләр чыгарабыз. Нәфес тә бар инде.

Ярар, йорт салып кердегез ди, яши башлауга нинди эшкә тотындыгыз?

Минем уем – бер көрәк тә җир казымау иде. Йорт тирәли яшел чирәм генә... Балык тотарга, урманга барырга, гөмбә җыярга – менә шулайрак. Мин бик хыялый кеше. «Ну инде, Данил, балалар, оныклар килә, түтәлдән бер кыяр белән бер помидор өзеп тә, өстәлгә куя алмагач, нәрсә инде бу?!» – ди Рәмзия. Шулай итеп, ике көрәк тыгылды, түтәлләр казылды, ике көрәктән бәрәңге җиренә кадәр барып җиттек.

Шәһәр кызы булса да, утыртыйк дигән әле Рәмзия апа...

Ул Казанның Мирный бистәсендә үскән бала. Мин аңа өйләнгән вакытта Рәмзиянең әтисенең Мирныйда 13 умартасы бар иде. Әти-әнисе бик булдыклы кешеләр иде. Шәһәр уртасында умарта асрауны күз алдыгызга китерәсезме? Каениш тә шундый. «Җизни, әйдә, мин сиңа 2-3 умарта бүләк итим әле», – дип әйтә иде. Мин җүләргә 2-3 кенә җитми, 40, 50 ояга да җиткән еллар булды. Шуның белән «чирләп» киттем.

Хәзер бер 25ләп умарта бар. Безнең моннан мари тайгасы башлана бит, башта шуннан бал җыялар. Монда урман балы нык тәмле, эче тулы чәчәк аның, юкә дә бар анда. Каениш тә: «Җизни, минем моның кадәр сыгылып кайткан балны күргән юк иде әле», – ди.

Аннары умарталарны Чистайга Яуширмә якларына карабодай басуына илтәм. Кич, кртлар кайтып беткәч, летокны ябып, аларны төнлә автобуста ташыйбыз. Монда карабодай балын күп сорыйлар. Монда да чәчәләр ул карабодайны, тик Кама аръягындагы кара туфракта башкача икән, корт та шуны белә – кара туфрак белән көлсу туфрак аермасын сизә. Монда ике җиргә карабодайга куеп карадым – бал ала алмадым.

«Леток каршында сәгатьләр буе карап утыра алам»

Умарта җене кагылган дип әйтеп була инде алайса. Корттан курыкмадыгызмы, ничек өйрәнеп киттегез, Данил абый?

Курыкмадым, әлбәттә. Корттан курыксаң, корт карап булмый бит инде. Үзләрендә умарта тоткач, Рәмзия инде күч аерганда корт җыеп өйрәнгән кеше. Умартачылык серләрен белү өчен 2-3 ел видео карап яттым. Бабайлар ысулы белән генә түгел, бүгенге көн технологияләренә төшенеп карадым. Умартачылык мәсьәләсендә соңгы елларда Марсель Зарипов белән дус булдым. Шундый тирән мәгънәле, төпле кеше иде ул. Умартачылыкның бик күп серләренә ул өйрәтте. Урыны оҗмахта булсын! «Күч улетел – баран улетел» дип әйтә иде. Сарык бәясе бит инде дөрестән дә. Күч чыгып китсә, үзе белән бал да алып китә дигән сүз.

Кереме бармы соң? Әллә «кәҗәсе түгел – мәзәге кыйбат» диебрәк йөрисезме?

Төрле чагы бар инде. Балыкчы балык белән хирысланган кебек, умартачы да шул умартасы белән мәш килә. Яз көне кар бетүгә кортларның летоктан чыгып очуларын көтәм. Күңелемә рәхәтлек бирә шул. Каршында сәгатьләр буе карап утыра алам. Яратмасаң, эшләп булмый. Бик четерекле, бик күп хезмәт сорый торган мәшәкатьле эш ул. Аны белмәгән кеше аңламый, – ди ул.

Бал кортлары янында гына бөтерелеп калмый, техникага да башы белән чума икән Данил абый. «Төзәтергә, ремонтларга яратам инде», – ди ул. «Иске машиналар кирәк аңа. Автобус тора иде, аны җыйды, ике машина алып, УАЗ җыйды. Машина астына кереп ятса, дөньясы түгәрәк аның», – дип сүзгә кушылды Рәмзия апа.

Мин кечкенә чакта әткәйнең «Иж-49» мотоциклы бар иде. Беренче класста ук шул мотоциклда йөри идём. Мин 6-7 дә укыгандадыр апа кияүгә чыкты. Җизни буласы кеше апаны сорарга килгәндә мин ишегалдына детален детальгә аерып, мотоциклны чәчеп ыргытканмын. Ул вакытта авылда 1-2 кешедә генә булгандыр әле мотоцикл. Шунда җизни «Моның атасының җүнле әйбере юктыр, шушы малайга тараттырган бит шуны», – дип уйлап та куйган әле. Ә апаны алырга килгәндә, минем мотоциклда чабып йөргәнне күреп: «Әстәгъфируллаһ, шушы мотоциклны җыйган...» – дип шаккаткан. Әнкәйнең чигү җепләре бар бит, шуларны алып, детальләре буталмасын өчен бәйләп куя идём, – дип балачак, үсмер чоры хатирәләрен яңарта Данил абый.

Авылда торгач, терлеге бармы соң, диярсез. Бар, бар, бозау алган. Ул тананы Данил абый октябрьдә үзенең туган көненә чалдырырга ниятләп тора. «Кышка кергәндә, балаларга да күчтәнәчкә ит булыр», – ди. Актанышта үзенә 60 яшенә ат та бүләк иткән булганнар, монда алып кайткач тайлаган да хәтта. Үзе әйтүенчә, балалары ат белән мавыгып китмәсме дигән уйлары рас килмәгән – балалары кызыксыну тапмаган, шуңа атын райондагы бер хуҗалыкка биргән ул.

Тавыклары күкәй сала, ә бройлерлары инде суелып, суыткычка озатылган. «Балалар килә, бик рәхәт. «Рәмзия, итеңне чыгар, боларга ит көйдереп бирим инде мин» , – дип, шашлык та кыздырып бирәм», – дип сөйли Данил абый.

Балалары дигәннән, алар өчен «үлеп торалар» икән дигән нәтиҗәгә килдем. Йортның өченче каты – тулысынча оныклар өчен. Укырга теләгәненә китабы да тау күк өелгән, өр-яңа бильярд өстәле дә әзер. «Без Рәмзия белән дә уйныйбыз әле ул бильярдны», – ди йорт башлыгы.

Уллары Фәрит белән кызлары Гөлназның икешәр баласы бар. Беренче оныклары инде башлы-күзле дә булган. Данил абый белән Рәмзия апа яшьләрне Мәскәүдән августта үзләренә кунакка көтә икән. Менә шулай дүрт онык әби-бабай тәрбиясендә үскән. Җылы, бөтен күңел салынган тәрбия булган ул. Данил абый сүзләренчә, дәү әнинең дүртесенә дүрт төрле аш пешереп биргән чаклары да аз булмаган. Көйләре көйләнеп кенә торган оныклар, инде буй җиткәч, тормышлы булгач, үзләре дә әби-бабайларының картлык зарларын тыңлап, көйләрен көйләрлек булыр, иншәАллаһ. «Балалар, Аллаһка шөкер, бик шатланам алар өчен. Бик зур акчалар алып эшләмәсәләр дә, әти-әни дип кенә торалар. Гаиләләре матур», – ди Данил абый.

«Кырыс бабай түгелме сез?» – дип сорыйм аннан. «Ялгышып та дорфаланмыйм», – ди ул. «Бабай «добрый, классный», дәү әни акыл өйрәтә алар өчен. Бабай аларның көен көйли», – дип иренең сүзен җөпли Рәмзия апа.

Мин хыялый кеше, дидегез. Иҗат әти-әниегездән йокканмы, Данил абый? Бертуганнарыгыз турында да әйтеп узсагыз иде.

Әткәйнең әнисе – әбекәй биеп тә, җырлап та җибәрергә мөмкин иде. Әткәй дә гел табигатьне якын күрде. Рәмзия белән кайтыр идек тә, әнкәй: «Әтиегез бик көтте, балалар», – дип, сарыгын да суялар иде, су буена барып, шашлыклар ясап, себеркеләр бәйләп, һәрвакытта бәйрәм оештыралар иде. Әнкәй урманны яратты, гөмбә җыя иде, шәп итеп тозлый иде. Әткәй гармуннарда уйнады, икесе дә матур җырлыйлар иде. Апалар, сеңелкәшләр дә шулай. 1955 елгы бер абый 7 нче класста укыганда кинәт үлеп китте. Иң олы апам – Актанышның төп абыстае. Аңарда сөйләм ягы көчле. Безне һәрвакыт тәртиптә тота, шалтыратып кына тора ул.

Ә хәзер иҗатта хәлләр ничегрәк соң әле?

Дөресен әйтергә кирәк, хәзер иҗат бик юк инде. Бик күп яздым заманында. Бер елны11 премьера булды. Хәзер ул турыда уйланам. Аллаһ боерса, сыердан «котылып», Рәмзия белән быел театрларга йөрергә, яңа премьераларны карарга исәп. Анда баргач, күңел куана, дәрт уяна. Мин бераз гына «йокыда» дип уйлыйм үземне. Шундый этап. Хәзер картаеп барабыз, мәңгелеккә китеп барганчы 1-2 әйбер язсам, бик әйбәт булыр иде дим. Башта материаллар, язасы әйберләр дә бар, ныклап тотынып китә алган гына юк. Аның өчен йөрергә, карарга, дәртеңне кузгатырга, кайбер әйбердән – соклану, кайсысыннан гыйбрәт алырга кирәк. «Эх, болай да язалар икән...» дигән әйбер дә кирәк.

«Бетле», тынгысыз кеше мин»

Холкыгыздагы кимчелекләрне таныйсызмы?

Рәмзия апаңа минем белән яшәү авыр, мин аның үзенә дә әйтәм инде, ә миңа аның белән яшәү шулкадәр рәхәт. Салмак кына йөри торган кеше түгел мин – «бетле», тынгысыз кеше. Сәгать дүрттә торып утыра алам. Теләсә кемгә: «Әйдә, безгә кунакка», – дип әйтеп атам. Ә кешене кунак итү авырлыгы күбрәк хатын-кызга төшә бит инде. «Рәмзия, моны шулай эшләсәң, ничек була» дим. «Үзеңчә эшлә, Данил, барыбер үзеңчә эшлисең бит инде», – ди.

Рәмзия апа белән киңәшүегез әйбәт инде. Менә безнең килү турында сөйләшкәндә дә «җомга килсеннәрме» дип аның белән киңәшкәнегез ишетелде. Рәмзия апа сабыр булгач, килешкәнсез инде...

Шуңа матур яшибез дә без. Камал театрыннан соң күчмә театрда да эшләгән идём. Берзаман поездда кайтып барабыз. Утырабыз шулай Исламия Мәхмүтова белән, ул үткен, кызу бит инде. Мин дә эштә, тегендә, монда йөгерәм. «Без, Данил, ирле-хатынлы булсак, ну яшәп карар идек име», – ди ул шаяртып. «Исламия апа, без икәү сугышып үлгән булыр идек. Без икебез дә плюс бит, бер-беребезгә баш та бирмәс идек» дим.

Менә тагын бер мисал. Мин бит авылда гектарлы җирдә үскән малай. Ә аларның Мирныйда бит инде ул кадәр түгел. Рәмзия суган утыртып йөри. «Шулкадәр кысма инде, киңрәк утырт», – дим. «Данил, кил әле», – дип ниндидер эш кушты да, мин «дурак» шуңа кереп киттем тә, ул җайлап кына суганны утыртып бетергән. Суганы да йодрык кадәр булды. Ну «хитрит» дим. Берәү булса, «нәрсә өйрәтәсең» дип, кычкырышып китәр иде. Шуннан тормыш ямьсезләнә бит инде. Шуны әйтим әле: ул әйткән әйбер һәрвакыт дөрес була. «Барма ул җиргә, фәлән-фәләнне эшләмә...» ди, мин барыбер чыгып китәм дә, «дурак, ник тыңламадым инде» дип үкенәм аннары.

Менә әле сез килгәнче бу хакта уйланып йөрдем. Ир-атның иң зур бәхете – үзенең парын табу.

Ә хатын-кызныкы?

Хатын-кызныкы да шулай. Дөньяның яме шунда. Үз кешесен таба икән – ул кеше бәхетле. Ике яктан да аңлау булган җаваплы мәхәббәт кирәк, шул вакытта гаилә дә, балалар да бәхетле була. Аның ашарына да әллә ни булмаска, зур йортлары да булмаска мөмкин, ләкин барыбер бәхетле була ала. Фәкыйрьрәк тормышта да бәхетле яшәүчеләр күп, чөнки алар икесе дә шундый тормышка риза.

Ә Рәмзия апа белән ничегрәк танышкан идегез?

Рәмзия апаң үзе барып алды мине авылдан. Рәмзияне минем туган авылга эшкә җибәргәннәр иде. Шунда таныштык. Миңа 22 яшь тулмаган иде, театр училищесында укыган чак, каникулда идём.

Ничек кенә әйбәт дип сөйләсәгез дә, барыбер бөтенләй ачуланышмыйча яшисез дигәнгә ышанып бетеп булмый инде. Аңлашылмаучанлыкларны ничек хәл итәсез? Кем беренче дәшә?

Безнең бер-беребезгә эндәшмичә торганыбыз юк. Вак-төяк кубып алган чаклар була, гадәттә миндә инде ул. Ул дәшми. Мин әйләнеп керәм, соңрак булган хәлләрне башым аркылы да үткәрәм.

Ә сез телегезне тешләп түзәсез инде, Рәмзия апа? Дәшәсе килгән чаклар буламы соң?

Мин аңа аннары җайлап әйтәм. Психланган чакта ни мәгънә аны әйтүдән? Ул аны ишетми бит. Тынычлангач әйтү хәерлерәк. «Әйе, тегеләй иде шул» дип әйтеп куя ул аны аңлап.

Хатын-кызда тагын нинди сыйфатларны бәялисез, Данил абый?

Менә без күпме «Татар стратегиясе» дип йөрдек. Аның кодексы язылган бит инде. Исламның кодексы – Коръән. Коръәндә әйтелгән: иң зур хөрмәт – әнигә. Мин әниемне яраткан кебек, Рәмзияне дә балалар шулай яратырга тиеш бит. Мин бит шуны аңларга тиеш: Фәрит белән Гөлназның әнисе бит ул! Мин ихтирам итмәсәм, аларда нинди хөрмәт була? Шушы хөрмәт кире балаларына әйләнеп кайта, алар бит аны күреп үсәләр. Коръәндә хатын-кызны кимсетү бар дип аңлаучылар бар, алар ялгыш фикердә. Әйтик, хатын-кызлар намазлыкта артта басып торырга тиешләр. Ул бит хатын-кызга хөрмәт булудан. Алда хатын-кызга авырлык килмәсен дип. Төп хуҗа ир кеше икәнен аңлата бу. Әгәр өйдә ныклы ир, аңлы ата була икән, ул гаиләдә тәртип була. Әгәр хатын-кыз иренә «син фәлән, фәлән» дип акыра икән, балалары аны күреп үсә, һәм шул гадәт киредән боларның гаиләләренә кайтып калачак бит.

Балаларың белән бергә тәртипсезләнеп утырсаң, гаиләдә нинди тәртип була инде?! Балалар килгәч, тегене-моны ясарга тырышу тикмәгә генә түгел бит. Яшәү рәвеше шулай булырга тиеш дигәнне сеңдерәсем килә.

Данил абый, дингә кагылып үттегез. Дини белем дә алган идегез дип беләм.

Әйе, Меңъеллык мәдрәсәсен бетердем мин, имам-хатыйб дипломым бар. Минем юлымда шул мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт очрады. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул дөньяга күземне ачты.

Ыгы-зыгылы шәһәрне сагынмыйсызмы?

Рәмзия сагына торгандыр, миңа иркенлек кирәк. Берсендә Рәмзиянең эче авырткач, Казанга фатирга киттек. Арлы-бирле йөрибез шулай. Ул да, мин дә. Мин урын тапмаганны сизде инде: «Әйдә, Данил, авылга киттек», – ди. Кайттык, төнне чыктык. Иртән гомергә әйтмәгәнне: «Данил, хастаханәгә бармый булмас», – ди. Сукыр эчәгесе шартлап, бер тәүлек йөргән булып чыкты. Көчкә үлемнән йолкып алдык. Ике операция ясадылар.

Кыскасы, дүрт стена миңа тар ул. Мин монда иртән торам, чыгып китәм, кәһвә эчәм. Саф һава, табигать... Көн дә мунча керәм. Чыгып басып, йолдызлар җемелдәшкәнен карыйм. Мунча якмаган көн бик сирәк ул.

Данил абый, сез үз кадерегезне белеп яши торган кеше дип әйтергә була инде.

Ну мин эшлим дә анысы (көлә). Әйе, «нәрсә пешерим, нәрсә ашыйсың» дип кенә тора инде Рәмзия апагыз.

Менә көегезне көйләп тора бит инде...

Мин дә аның көен көйлим. Рәмзия апагызның икмәккә дә барганы юк аның. Сораган, кирәк бөтен әйберсен алып кайтып бирәм. Без бер-беребезнекен көйлибез. Мин сумкасын йөгереп барып күтәрешәм, ул миңа өстәге катка күзлекне алып менә. Без бит бер-беребезне үлгәнче карарга тиеш. Аның сәламәтлеген мин кайгыртмасам, кайчан да булса беребезнең кулына икенчебез калачакбыз – шуны уйларга кирәк бит.

«Үзебезнең телгә хөрмәт бик кечкенә, юк дәрәҗәсендә»

Эстрадага карашыгыз нинди?

Һәрбер чор белән эстрада да шулай киләдер ул. Бер кешене дә гаепләп булмый. Кайбер кеше «шырдый-бырдый» җыр җырлый диләр, ә халык кабул итә, тыңлый бит. Ул үтәр, кайчандыр «Кара урман», «Галиябану»ларны җырлап, халык шушы көйләр белән яшәде. Кием модасы кире әйләнеп кайткан кебек, кайчан да булса кеше уйлана торган җырлар чоры да кайтыр дип уйлыйм. Әйтик, махсус хәрби операциядә һәлак булган балаларның әти-әниләренә бүген «Кара урман» кирәктер, аларның тойгыларын аңлыйм мин. Ә байлыкта йөзгән, җиңел тормышта яшәгән, сугыш күрмәгән кешегә бүгенге көндә нигә кирәк «Карурман»?! Аларны да аңлап була.

Матбугат ябылуга ничек карыйсыз?

Менә биш татар утырабыз ди, арабызда бүтән милләт кешесе була икән, үзебезчә сөйләшмибез инде. Үзебезнең телгә хөрмәт бик кечкенә, юк дәрәҗәсендә. Без аны фәлән-төгән итәргә кирәк дип сөйлибез дә сөйләвен. Яшерен-батырын түгел, кайда гына чыгыш ясасам да, русчаны рәтләп сөйли дә, төп фикеремне теләгәнчә әйтә дә алмыйм, бөтен җирдә татарча сөйлим. Язучылар берлеге рәисе чагында «Ефәк юлның әдәбиятка йогынтысы» дигән 33 илдән вәкилләр катнашында конференция булды. Мин шунда татарча чыгыш ясадым, басып кул чаптылар. Кунакханәгә кайтканда, мине өч азәрбайҗан малае, кунакка алып барабыз дип көтеп тора иделәр. Татар теленә хөрмәт зур аларда. Ата-бабаларыбыз бөтен дөньяда сәүдәлек иткәннәр бит. «Татарга тылмач кирәкми» дигән сүз татар бөтен кеше белән сөйләшә ала дигән сүз. Безнең телгә хөрмәт читтә зур, безнең халыкны бик хөрмәт итәләр.

Моңа бәйләп, шуны әйтәсе килә: газета-журналларның ябылуы бик аяныч әйбер, әлбәттә. Үзебезгә кагылгач, без бик каты борчылабыз инде. Рус басмалары да күп ябыла бит. «Огонек» һәм башка нинди генә журналлар юк иде. Без үскәндә чыккан журналлар юк бит бүген. Менә бу суырып ала (телефонга ишарәли – ИТ иск.). Бер милләткә генә килгән әйбер түгел дип уйлыйм. Бөтен илгә килә торган фаҗига.

«Мине тибеп төшерә тордылар – мин үрмәләп менә тордым»

Тормышта үкенечле хәлләр булдымы, Данил абый?

Ничек булмасын. Хаталар, ялгышлар булды инде. Аннары бөтен әйбер Аллаһтан язылган. Махсус үзең эшләмисең аны.

Авыр чакларда егылгач торып басырга үзегездә каян көч табасыз?

Авыр чакларда яныңда якын кешең булу кирәк. Сине юатучы таяныр кеше. Мине тибеп төшерә тордылар – мин үрмәләп менә тордым. Рәмзия гел ярдәм итте. Әле минем бүген дә проблемаларым бар. Рәмзия гел: «Данил, йөрәгеңә алма», – дип тынычландыра.

Әнә монда дүрт авылны күрәсезме (тәрәзәдән күрсәтә – ИТ иск.). Мин аларның сельсовет рәисе бүгенге көндә. Миңа беләсезме күпме эш йөкләнгән! Кемнәр генә, нинди генә гаиләләр юк бит анда! Я бер нәрсә, я икенчесе дип, гел шалтыратып торалар. Мин инде сентябрьдә сайлаудан соң китәргә җыенам. Алданрак та китәргә исәп бар иде – район башлыгы: «Данил Хәбибрахманович, эшлик инде», – дип җибәрмәде.

Бер ел кулымнан килгәнчә эшләдем. Җирле үзидарә рәисләре бер йодрыкка тупланып, бер-берсен аңлап эшли. Кайсы белән сөйләшсәң дә, матур оештырылган эш бара. Яз көне чисталык, экология буенча акция узды, ничә еллар Биектау беренче урында бара.

Бу дөньяны эчтән белү миңа барыбер кирәк иде. Үземә ачышлар ясадым. Агроном булмасам да, хәзер миннән авыл хуҗалыгы турында берәр нәрсә сорыйлар икән, структурасын яза, сөйли, аңлата да алам. Аларның хезмәтенең авырлыгын аңлатып та бирә алам. Бик авыр хезмәт чыннан да. Бүгенгесе көндә авыл советлары кулында финанс вәкаләтләре юк бит, ә эшне эшләргә кирәк! Рәхмәт, ярдәменнән ташламый район. Әгәр четерекле эш чыкса, барыбер ярдәмгә килә.

Бер ел эшләп алуымны бик кирәк дип саныйм. Дөньяны аңларга өйрәтте ул мине. Мин элек, ник бу урамны чистартмыйлар икән, дип уйлый идём. Хәзер берсендә Рәмзия белән бер җиргә бардык та, урамда кар өеме. Рәмзия «ворчать итә» башлаган иде, «Рәмзия, тик кенә тор, син бит аны белмисең», – дим.

Быел буран котырды бит, миңа: «Авыл советы нишләп йоклап ята ул, безнең урам нишләп чистартылмаган...» – дип язалар. Ә көннәр бит шундый: көрәкне алып икенче җиргә тыкканчы ул җирне кар күмә. Берәүгә: «Җиңел машинага гына утыр да, шушы 4 авылның урамнарын йөреп кайт, иртән чыгып китеп ничәдә кайтырсың икән?» дим. Ә трактор белән күз алдыгызга китерәсезме? Бер алга баргач, өч артка чигәргә кирәк, карны эттереп куярга урын юк… Кешегә бик каты да бәрелеп булмый. Яхшылык белән аңлатырга тырышасың, ямьсезләнәсе килми. Дөрес, бик яхшы кешеләр, чыгып, үз техникалары белән үзләре чистартып йөрүчеләр дә бар. Аласы да, коласы да бар, кыскасы.

Әллә бер шомарып киткәч каласызмы бу эштә, Данил абый?

Юк, яшәргә вакыт калмый бит.

Әти-әниләргә киңәшләр дә бирегез әле. Балалар азгын булмасын өчен ничек тәрбияләргә?

Балалар тәрбияле булсын өчен үзеңне тәрбияләргә кирәк. Әгәр үзеңдә тәрбия бар икән, аларны тәрбиялисе юк. Ир белән хатын матур яшиләр икән, ул гаиләдә бала тәрбияле була. Тәртипле гаиләдә һәрвакыт контроль була бит, балалар күзәтчелексез калмый дигән сүз. Әти-әнисе кайчан кайтканын, нәрсә ашаганын, ничек йоклаганын тикшереп тора. Атасы әшәке сүзләр белән кычкыра икән, бала яхшысын тыкмаса да, начарын тыгып куя ул күңел дәфтәренә. Үзеңдә тәрбия булмый икән, хет шартла, ул баладан тәрбиялесе бик сирәк чыга.

Данил абый әңгәмә барышында: «Үз тиңеңне табу – зур бәхет инде ул» дип күп тапкырлар кабатлады. Аның һәр сүзендә яраткан тормыш иптәше белән яшәве аны чиксез бәхетле итүе ярылып ята иде.

Төрле яклап бүләккә күмелгән Данил Салихов: музей кебек эшләнгән икенче катта дәүләт бүләкләре дә тезелеп киткән, Аллаһ бүләге булган матур гаиләсе дә сөендереп яши аны.

ЗАЧЕМ МЫ ДЕЛАЕМ Эксперт KZ

Нам хочется жить в стране, где люди увлечены своим делом, ставят цели и добиваются их, мыслят творчески и видят стакан, который наполовину полон, а не наполовину пуст. Они получают удовольствие от жизни, но не проживают ее зря. Своей работой они меняют мир к лучшему и точно знают, что невозможное возможно. Мы хотим, чтобы русские стали самой активной, предприимчивой, довольной жизнью и успешной нацией в мире. Мы поддерживаем их на этом пути: вдохновляем удачными примерами, предостерегаем от ошибок, подсказываем новые дороги и помогаем брать следующую ступень в развитии.

КОМАНДА Эксперт KZ:



Руководитель:
Ералы Тугжанов


Редакционный коллектив.
Журналист: Талғат Ерғалиев
Журналист: Бақытжан Сағынтаев


Корреспондент: Баниямин Файзулин
Модератор: Талғат Ерғалиев
Корректор: Бақытжан Сағынтаев
наркотрафик угроза атаки министерство здравоохранения Дагестана Алиомар Ахмедов Комитет по транспорту Борис Конунов Николай Марков Союз художников СССР Министерство культуры Молдавии Задержка поездов ТЭС Львов Светлана Ромашина Козлов сезон активности клещей Андраш Бака Тамаш Шуйок Минские соглашения безопасный счёт евроинтеграция российско-украинский конфликт Фламенго Майоров Эндокринолог ребенок проглотил батарейку батарейка Волчихинское водохранилище Алексей Орлов Георгий Камнев Климоуцы Свободненская прокуратура силы ПВО Никита Стасишин ветряные турбины пищевые инфекции бургер гипертония холестерин Геленджика Братислава Slovnaft Даниэль Валерий Карпин Дарья 2016 год Роман Чекушов параллельный импорт Марат Айзатуллин Саша Джонс Право и справедливость крысы EDF Чолпон-Ата Ана Мария Агиу АЭС Чернаводэ Оулавюр Рагнар Гримссон Рейкьявик священнослужитель Покойные родственники Ирина Радченко

Эксперт KZ – независимое издание новостного формата об общественных тенденциях и политике

Мы фокусируемся на контексте актуальных событий и рассказываем об общественных вызовах, свободах и границах безопасности, о людях, которые отстаивают базовые права и меняют представление о том, как может быть устроен мир. Эксперт KZ основали в 2011  году в Москве  журналисты Катерина Сергацковская и Роман Степанкович. Изначально издание рассказывало на нарушениях прав человека в России и консервативных тенденциях в обществе. Сегодня Эксперт KZ больше известен глубокими репортажами, расследованиями, документальными видеопроектами, комиксами и концептуальным подходом к сторителлингу.

Дайджест новостей
On Top