Әлки районында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кызның гомере өзелгән, 11 яшьлек кыз җитди җәрәхәтләр алган.
Фаҗига 31 июльдә Базарлы Матак – Мамык автомобиль юлында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «ВАЗ-219020» автомобиле белән идарә иткән 1968 елгы хатын-кыз, икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда, төп юлдан хәрәкәт иткән LADA Iskra автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике машина бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ-219020» йөртүчесе хастаханәдә вафат булган. Аның белән бергә барган 2015 елгы кыз бала авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә озатылган. Табиблар аның хәлен тотрыклы авыр дип бәяли.
Икенче автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры медицина ярдәме алганнан соң амбулатор дәвалануга җибәрелгән.
Әлеге авария 4 августта район хакимиятендә узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышында тикшерелгән. Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре белдергәнчә, юлның әлеге участогында кирәкле юл билгеләре урнаштырылган, юл шартлары һәм күз күреме яхшы булган.
Комиссия әгъзалары авариянең төп сәбәбе кеше факторы дигән нәтиҗәгә килгән. Мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен киләчәктә юлның әлеге өлешендә шау-шулы юл тамгалары (вибрацияле сызыклар) урнаштыру тәкъдим ителгән.



