РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү федераль мәгариф программаларына кертелгән әсәрләр, сыйныфтан тыш укырга тәкъдим ителгән әсәрләр, шулай ук заманча язучылар тарафыннан иҗат ителгән патриотик юнәлештәге әсәрләр исемлеге әзерләнде. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Исемлекләр Россия Федерациясенең барлык субъектларына җибәрелгән инде.
Алар берничә төркемгә бүленгән:
- мәҗбүри мәктәп программасы өчен (башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар);
- класстан тыш уку өчен;
- патриотик юнәлешле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



