Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кырларында Лаос Халык-Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсай Сипхандон белән очрашу барышында Лаос ягына Россиягә ике фил тапшыру карары өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт башлыгы хайваннарның яхшы шартларда тотылачагын һәм Казан зоопаркының истәлекле урыннарының берсе булачагын билгеләп үтте.
Сүз Шикәр һәм Уңыш кушаматлы ике фил турында бара. Аларны Лаос Россиягә ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштуның 65 еллыгы хөрмәтенә тапшырды. Филләрне Казанга узган атнада алып кайттылар.



