Казанда узган вебинарда Татарстанда гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары, демографик сәясәтнең яңа юнәлешләре һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм механизмнары турында сөйләштеләр.
Казанда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Ныклы гаилә – Россиянең стратегик өстенлеге» темасына вебинар узды. Чарада социаль өлкә вәкилләре, экспертлар һәм профильле ведомстволар белгечләре катнашты.
Очрашуның төп максаты – гаилә институтын ныгыту, балалар үстерү өчен уңай шартлар булдыру һәм дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерү булды. Вебинар барышында Татарстанда алып барылган демографик сәясәт нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты координаторы Эльвира Әхмәтова республикада бүген гаиләләр өчен 65 төрле социаль ярдәм чарасы гамәлдә булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, төбәктә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт корылмалары һәм поликлиникалар төзү дәвам итә.
«Ныклы һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү – дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе. Бу илнең киләчәге өчен мөһим», – дип ассызыклады Эльвира Әхмәтова.
Вебинарда шулай ук узган елдан башлап гамәлгә кертелгән яңа демографик инициативалар турында да сөйләштеләр. Алар студент гаиләләренә, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чараларын үз эченә ала.
Белгечләр фикеренчә, дәүләт ярдәме системасын камилләштерү һәм гаиләләр өчен уңай шартлар булдыру республикада демографик вәзгыятьне яхшыртуга ярдәм итәчәк.
Татарстанда гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яшь буынны тәрбияләү юнәлешендәге эш алга таба да дәвам итәчәк.
Чыганак:Татар-информ



