Россия укучылары 1 сентябрьдән тирәнәйтелгән дәрәҗәдәге информатика дәресләре кысаларында «ясалма фәһем» профилен өйрәнә башлаячак, дип хәбәр иткән РИА Новостига биргән интервьюсында Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
Информатика буенча олимпиадага «Ясалма фәһем» профиле кертелгән иде инде.
"Мисалга без информатика буенча олимпиадага керткән «ясалма фәһем» яңа профилен китерәм. Ул шулкадәр кирәкле һәм актуаль булып чыкты, 2026/27 уку елыннан ук аны тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертеләчәк», — диде Кравцов.



