Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда узган Пленум утырышында мәчетләр төзү һәм намаз бүлмәләрен оештыру буенча ике мөһим нигезләмәне раслады.
Яңа документлар Татарстандагы мәчетләрнең архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклауны күздә тота. Анда мәчетләрнең тышкы кыяфәте, эчке бизәлеше, проектларны килештерү тәртибе буенча таләпләр билгеләнгән.
Шулай ук намаз бүлмәләрен оештыру һәм алардан файдалану тәртибе дә расланды. Документта техник, санитар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре күрсәтелгән. Намаз бүлмәләрендә җомга һәм бәйрәм намазлары үткәрү, дини әдәбият тарату рөхсәт ителми.
Ике Нигезләмә дә бертавыштан кабул ителде һәм үз көченә керде. Документлар белән «ТР Вакыфы» фонды аша танышырга мөмкин.



