Татарстан Рәисе фәрманы буенча 6, 7 июнь көннәрендә Актаныш районында да Сабантуй бәйрәмнәре узачак.
6 июнь, шимбә көнне, район үзәге – Актаныш авылында зур Сабантуй була. Милли көрәш, ат чабышлары, күңелле уеннар, җыр-моң, тәмле милли ризыклар – боларның барысы да сезне көтә!
7 июнь, якшәмбе, көнне Сабантуй Актаныш районының авылларында дәвам итәчәк. Һәр авыл үзенчәлекле бәйрәм оештыра.
Ә 6 июнь көнне, 13:00 сәгатьтә, Чишмә (Меннәр) авылында да Сабантуй була. Кызыклы ярышлар, матур бүләкләр, милли көйләр – барысы да сезнең өчен!
Килегез, бергәләп күңел ачып, хезмәт һәм батырлык бәйрәмен бергә каршылыйк!



