Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты (Беларусь Республикасы) Рәисе Пётр Пархомчик белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Пётр Пархомчик җитәкчелегендәге Брест өлкәсе делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.
Бүген үк Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Пётр Пархомчик Татарстан Рәисе эш кабинетында төбәкара дәрәҗәдә киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шуннан соң очрашу киңәйтелгән составта, Казан Кремленең сөйләшүләр алып бару залында дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, алдагы очрашу Минскта 2025 елның сентябрендә "ИННОПРОМ. Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган иде.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, узган атнада Казанда Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көненә багышланган концерт булды. "Бу көн безгә мөһим кыйммәтләр – бердәмлек, татулык һәм күршелек турында искә төшерә. Без Татарстанда дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил һәм аның төбәкләре белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Илләребез президентлары төбәкләр дәрәҗәсендәге элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәләр. Без Беларуссия Президенты Александр Григорьевич Лукашенкога Татарстанга мөнәсәбәте өчен рәхмәтле, һәм мин аңа иң изге теләкләребезне җиткерүегезне сорыйм".
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тулаем алганда, Татарстан белән Беларусьның үзара файдалы партнёрлык тарихы бай.
Татарстан делегацияләре даими рәвештә тармак күргәзмәләрендә, шул исәптән «ИННОПРОМ. Беларусь», "Белагро" һәм башкаларда катнашалар. Ә Белоруссия делегацияләре гадәттәгечә Татарстан Нефть-газ химиясе форумында һәм «Энергопром»да катнаша. Мәсәлән, узган атнада Казанда «Энергопром» форумында Беларусь Республикасы вице-премьеры Виктор Каранкевич җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Узган 2025 елда Татарстанда сезнең Беларусь Премьер-министры Александр Турчин, Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев булып китте.
Без нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, югары технологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан озак еллар «Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш», «Минск автомобиль заводы» кебек компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, Минск трактор заводы (МТЗ) аерым урын алып тора, чөнки Татарстанның авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше әлеге предприятиедә җитештерелә.
Беларуссия һәм аның өбәкләре белән партнёрлыкны алга таба киңәйтү һәм тирәнәйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип ассызыклады ул.
Үз чиратында, Пётр Пархомчик кыскача Брест өлкәсе икътисады турында сөйләде.
"Беларуська килгән һәркем безнең Брест өлкәсенә дә килергә тырыша, — дип сөйләде ул. — Бу уникаль өлкә, матур, тарихи һәм героик. Мөһим юнәлешләрнең берсе — авыл хуҗалыгы. Аерым алганда, Брест өлкәсе авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты якынча 3 млрд АКШ доллары тәшкил итә».
"Өлкә динамик рәвештә үсә, — дип хәбәр итте Пётр Пархомчик. — Без елдан-ел үсәбез". Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, өлкәдә сөт җитештерү актив үсә, шул исәптән уртача еллык савым да.
Пётр Пархомчик билгеләп үткәнчә, Брест өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты көн тәртибе бик киң. Делегация составында — Брестчинаның төп оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Брест өлкә башкарма комитеты рәисе фикеренчә, бу кызыксыну һәм хезмәттәшлеккә әзерлек турында сөйли.
Искәртәбез, Татарстанга визиты кысаларында Брест өлкәсе делегациясе республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булды.
/ТР Рәисе Матбугат хезмәте



