Ат спортының милли төре буенча «Атларда көрәш» (Аударыш) үтте.
4 апрельдә «Актүбә» ат спорты мәктәбе территориясендә, Азнакай районы, Актүбә поселогы, «Азнакайнефть» нефть-газ табу идарәсенең 70 еллыгына багышланган «Татнефть» Ачык Кубогына “Аударыш” ярышы үтте.
Ярышларда Башкортстанның дүрт районыннан (Аургазы, Баймак, Бурзянский, Октябрьский ) һәм Татарстанның 9 районыннан: Кукмара, Чистай, Тукай, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Казан, шулай ук Ставрополь краеннн спортчылар катнашты.
12 яшүсмер һәм 57 ир-ат атларда көрәш буенча осталыкларын күрсәтте.
Лениногорск районын тәкъдим итүче спортчыларыбыз сынатмады. Менә аларның нәтиҗәләре:
80 килограмм авырлыкка кадәрге яшүсмерләр арасында 3нче урынны Айдан Ситдиков алды.
70 кг-га кадәрге ир-егетләр арасында 2нче урында – Нияз Галиуллин һәм 3нче урында – Самад Нәбиуллин.
80кг-га кадәрге ир-егетләр арасында 1нче урында – Арслан Сахапов.
100 кг-га кадәрге авырлыкта – Раниль Әхмәтҗанов икенче урынны алды.
100 килограммнан өстә ир-атлар арасында 1нче урынны Динар Хәйбриев алды.
Команда зачёты буенча Лениногорск районы җиңүче булып танылды,
2 урында – Бурзян районы (Башкортстан)
3нче урында – Кукмара
4нче урында – Азнакай
5нче урында – Актүбә ат спорты мәктәбе.
фотолар: Фәрит Нәбиуллин тәкъдим итте.



