Студент еллары – иң күңелле вакыт булып истә кала. Ул чорны истә калырлык итеп матур үткәрү дә һәр яшь егет-кызның үзеннән тора. Татарстан Студентлары лигасының 30 еллыгыннан КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3нче курс студенты Юлай Низаев репортаж тәкъдим итә.
Юбилей тантанасы – Казан федераль университетының «Уникс» мәдәни-спорт комплексының концертлар залында узды. Килеп керүгә фойеда ук төрледән-төрле кызыклы күргәзмәләр белән танышып була иде. Фойеда «алма төшәрлек тә урын юк» иде. Студент еллары – иң истәлекле тормыш мизгелләре, хыяллар чоры. Әлеге чорда һөнәри һәм шәхси уңышларга нигез салына.
Бүгенгесе көндә яшьләрнең, студентларның потенциалларын тулысынча ача торган иҗтимагый киңлекләр дә, җәмәгать оешмалары да гаять күп. Ә аларда күпме активистлар! Эшләмәгән эшләре, йөрмәгән җирләре юк. Ничек өлгерәләр икән?! Бирегә дә нәкъ шундый өлгер кызлар һәм егетләр җыелган иде.
- Моннан 30 ел элек, 1996нчы елда Казан югары уку йортларындагы студент оешмалары лидерлары республиканың барлык студентларын берләштерә торган иҗтимагый оешма төзү инициативасы белән чыккан. Идеяне ул замандагы төбәк җитәкчелеге дә хуплау белән кабул иткән. Хәзерге вакытта ТР Студентлар лигасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы статусына ия, ул Татарстан Республикасының иң эре югары уку йортларын, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә белем алучы йөз меңнән артык студентны берләштерә. Шулай ук, 120ләп коллежда белем алучыларны да үзенә туплый. Лига – әлегесе көндә төбәктәге иң массакүләм яшьләр оешмасы, чөнки һәр студент аның әгъзасы булып тора. Оешма ТР Иҗтимагый палатасында һәм Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасында тәкъдим ителгән.
«Уникс» залы тулы иде. Иң башта теркәлү узасың, КФУга, мин белем алган институтка, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә дә урыннар билгеләнгән иде. Билет белән бергә безгә 30 еллык юбилей уңаеннан чыгарылган истәлек значок-билгеләрне дә тапшырылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оешма адресына котлау хаты юллаган иде. Аны сәхнәдән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева яңгыратты һәм үзе исеменнән дә котлауларын ирештерде.
Аннан соң иҗтимагый оешманы түгәрәк дата белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм башкалар тәбрикләде.
Студентлар лигасы – безнең республика һәм тулаем илебез өчен кадрлар резервы потенциалын формалаштыра. Ул – уникаль оешма, студентларны берләштерә һәм бихисап проектларны торышка ашыра. Ул – дәүләт өчен җитди таяныч, 30 еллык тәҗрибә үз вакытында мондый оешма булдыру турында бик дөрес карар кабул ителүен күрсәтә, – дип белдерде министр.
Лиганың президенты Шамил Якупов:
Һөнәри уку йортларының барысында да безнең студент советлары, профкомнар һәм берләшмәләр бар. Без хакимият органнары һәм студентлар арасында үзенчәлекле бер күпер булып торабыз, – диде ул.
Билгеләп китик, Студентлар лигасы — студент тормышының үзәгендә торучы оешма. Яшьләр ел саен «Студентлар язы», «Ел студенты» кебек бәйгеләрне һәм төрле спорт ярышларын түземсезлек белән көтеп ала. Моннан тыш, актив студентлар өчен каралган махсус Торак конкурсы да нәкъ менә Студентлар лигасы белән бәйле.
Рәсми чыгышлар, күпсанлы котлаулар һәм бүләкләүләрдән соң тамаша концерт номерлары белән дәвам итте. Яшьләр, иҗат коллективлары, эстрада төркемнәре рәхәтләнеп сәхнә тотты. Лигага багышланган кызыклы гына җырлар да яңгырады.
Бәйрәм тантанасының хедлайнеры Марат Яруллин иде. Менә ичмасам кем татар яшьләре белән бер дулкында! Дөресен әйтергә кирәк, рус милләтеннән булган курсташлар да аны нык ярата, җырларын еш тыңлыйлар. Ул җырлаганда яшьләр инде урыннарыннан торып бии дә башлады.
Шәхсән үземә әлеге чара нык ошады, үзебезнең КФУ һәм башка университет студентлары белән дустанә аралашып, киләчәккә уй-планнар белән уртаклашып үтте бу кич. Без – студентлар Лиганың бүгенге көн сулышы, киләчәккә перспективалар белән таныштык, үзебезне кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдык. Җанлы, кызыклы булып узды тантана.



