Украина табиблары әсирлеккә эләккән Россия хәрбиләренә операцияләрне наркозсыз һәм анестезиясез ясаган. Махсус хәрби операциядә катнашкан, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Украина неонацистларының җинаятьләре буенча Халыкара җәмәгатьчелек трибуналы рәисе Максим Григорьев шул хакта сөйләгән.
Ул «Доктора Менгеле киевского режима» дигән докладын тәкъдим иткән. Аның аңлатып үтүенчә, докладның исеме Нюрнберг процессы материалларыннан алынган: аларда Освенцим концлагере тоткыннарында тәҗрибәләр үткәргән нацистлар җинаятьчесе, табиб Йозеф Менгеле исеме кат-кат телгә алынган.
Докладта зыян күрүчеләрнең бик күп күрсәтмәләре теркәлгән. Алар раславынча, Украина табиблары Россия әсирләренә операцияләрне, Менгеле кебек, авыртуны баса торган препаратлар кулланмыйча гына ясаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».
«Әсирләрне максималь дәрәҗәдә газаплануга дучар иткәннәр»,– дигән Григорьев матбугат конференциясендә.
Аның искәртүенчә, 1949 елгы Женева конвенцияләрендә әсирлектәге кешеләргә бернинди дә физик һәм мораль җәза чаралары кулланырга ярамавы күрсәтелгән. Әмма Киев конвенцияләрне системалы төстә боза.
Моңа кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, Киев режимы Донецк халык республикасы, Запорожье өлкәсендәге Украина контролендәге яшерен төрмәләрдә, шулай ук Киевтагы, Харьков, Днепропетровск, Сумы һәм башка өлкәләрдәге төрмәләрендә кешеләрне газаплый.
Төрмәләр турында Россиянең әсирлектән кайткан хәрбиләре сөйләгән. Алар, Украина хәрбиләре башларын бутарга маташуларына карамастан, төрмәләрнең урнашу урыннарын истә калдырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



