Россиядә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифлар формалаштыруга дәүләт контроле көчәйтелә.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта шул хактагы закон проектын кабул итте.
Яңа закон нигезендә, Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) ваклап сату базарларында тарифларның минималь һәм максималь дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә яңадан карый алачак. Бу мөмкинлек региональ җайга салу органнары ФАС күрсәтмәләрен ел дәвамында ике яки аннан да күбрәк тапкыр үтәмәгән очракта кулланылачак.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, закон тарифларның нигезсез артуын булдырмаска тиеш.
– Барлык фракцияләр дә закон проектын хуплады. Ул тарифларга нигезсез бәя куюны контрольдә тотуга юнәлтелгән. Элегрәк безгә бу мәсьәлә төбәкләр карамагында гына, дип әйтәләр иде. Хәзер исә контроль системасы кертелә, – диде ул пленар утырышта.
ФАС җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский аңлатканча, компанияләргә инфраструктураны яңарту яки хезмәт хакларын арттыру өчен өстәмә акча кирәк булса, бу мәсьәләне судка кадәр җайга салу тәртибендә хәл итәргә мөмкин булачак. Әмма мондый карарлар коммуналь түләүләр үсешенең билгеләнгән чикләреннән артмаска тиеш.
Моннан тыш, РФ Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. ФАС күрсәтмәләрен берничә тапкыр үтәмәгән түрәләргә карата җаваплылык катгыйлана: аларга өч елга кадәр дисквалификация рәвешендә административ җәза карала.
Элегрәк Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин ил төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә арттырылган тарифлар буенча тикшерүләр башлануы турында хәбәр иткән иде. Төрле төбәкләрдә гражданнардан шикаятьләр килүе билгеле.
Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та коммуналь түләүләр үсеше кискен булырга тиеш түгеллеген искәртте.
Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә коммуналь хезмәтләргә тарифлар инде артты. Татарстанда 1 гыйнвардан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү НДС ставкасы арту сәбәпле 1,7 процентка күтәрелде.
Шул ук вакытта 1 октябрьдән тарифларның тагын да сизелерлек артуы көтелә: муниципалитетка карап, ул 13,4 проценттан 18,2 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Максималь үсеш Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара кебек шәһәрләргә кагылачак.
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



