«Халыкара туган тел көне белән котлыйм! Туган телләребезне саклыйк!», – дип язган Татарстан Рәисе үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан күп милләтле, һәм һәр тел — ул тулы бер дөнья.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, телләр һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеге безнең илдә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең бердәмлеген формалаштыра.



