Узган елның декабрь аена кадәр кыш карсыз булыр төсле тоелды. Тик бу бик зур ялгышу булган икән. Хәзер кешеләр аны кая куярга белмичә аптырыйлар. Шулай да карга сөенүчеләр дә бар.
Сүз, әлбәттә, чаңгы сөючеләр турында бара. Кар күп булган саен, шуарга да рәхәтрәк бит. Ә чаңгы спортының файдасы турында ишетмәгән кеше сирәктер, без аның турында газетабыз битләрендә дә язып торабыз.
Чаңгыда чабу «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» физкультура-спорт комплексы нормативлары исемлегенә дә кертелгән. Аларны ирекле стильдә үтәргә була. Ел саен «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында оештырыла торган «Татарстан чаңгы юллары» массакүләм узышлар нәкъ шул ГТО нормативларына нигезләнеп үткәрелә.
Районыбызда ярышлар быел 12 февральдә уздырылды. Көчле җил чаңгычыларның хәлен бераз авырайтты, әлбәттә. Өстәвенә, Сарманның Фәрит Сафин исемендәге «Старт» чаңгы базасы да ачык урынга урнашкан. Тик бу ярышларга килүчеләрне һич тә куркытмады. Спорт тәнне генә түгел, холыкны да чыныктыра шул!
– Әче җил дип тормагансыз, килгәнсез, рәхмәт. Барыгызга да уңышлар телим! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
«Старт» спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин ярышларның тәртибе белән таныштыргач, беренче булып старт сызыгына «Өченче яшь» категориясенә керүчеләр – 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар бастылар.
– Кадерле дуслар! Барыгыз да спортны яратыгыз. Аның нинди төре белән генә булса да шөгыльләнергә кирәк. Карагыз әле, күпме бала-чага килгән бүгенге ярышка! Искиткеч матур бәйге бит бу. Танышу, дуслашу, бәйгедә катнашу – бу сәламәтлек өчен дә бик кирәк. Сәламәт булыгыз барыгыз да. Мин Сарманны яратам! – диде Саклаубаш авылыннан Миләүшә Фәрдиева. Гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган шәфкать иясе бүгенге көндә Сарысаз Тәкермән фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя. Ул, бер километр араны тугыз минут ун секундта үтеп, әлеге төркемдә икенче урынга лаек булды.
Чаңгычылар барлыгы уннан артык яшь категориясендә көч сынаштылар. Шуннан чыгып, үтәсе трассаның озынлыгы да билгеләнде. Һава торышы бик яхшылардан булмагач, вакытны юкка сарыф итмәү мөһим иде. Шул сәбәпле, берничә категория берләштерелде, катнашучылар бергә старт алдылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, Кубоклар белән бүләкләнделәр. Иң өлкән һәм иң яшь катнашучыга «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләк тә әзерләнгән иде.
Сүз уңаеннан
Ярышларга бер көн кала, районга Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Сергей Петровичның килүенең төп сәбәбе Җәлил поселогында «Старт» чаңгы-спорт комплексы базасында оештырылган чаңгы ярышларын ачу иде. Россия ДОСААФының 100 еллыгына багышланган чара үз байраклары астында бик күп катнашучыларны җыйды, аңа 21 районнан җирле бүлекчәләр хезмәткәрләре командалары килде. Хатын-кызлар арасында җиңүче булып Сарман җирле бүлегеннән Гүзәл Саттарова танылды. Татьяна Иванова (Буа) белән Гөлнара Мәүләвиева (Теләче) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Ир-атлар арасында өч призлы урынны да Сарман җирле бүлеге данын яклаган Ислам Мохтаров, Илдар Исмәгыйлев һәм Алексей Семенов алдылар.
Команда зачетында шулай ук сарманлыларга тиңнәр табылмады. Спасслылар икенче булсалар, Теләче белән Лениногорск командалары өченче урынны бүлештеләр.
13 февральдә шул ук «Старт» чаңгы базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасының зона этабы кысаларында да ярышлар үтте. Анда Сарман аграр көллияте командасы җиңеп чыкты. Шимбә көнне Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган Кама чаңгы марафонында Сарманнан Амалия Шәфыйгуллина 13-14 яшьлек кызлар арасында 10 километрга ярышларда – өченче, Җәлилдән Матвей Михайлов шул ук яшьтәге егетләр арасында шул ук арага ярышларда икенче булдылар.
Илназ Сираев



